Пушкин иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә (12+)

4 июньдә шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге студентлар өчен бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына 222 ел тулуга һәм Бөтенроссия рус теле көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырды. 
Очрашу күренекле рус шагыйренең күпкырлы иҗатын биләп алды. Чара барышында студентлар авторның мәктәп программасына кергән әсәрләрен һәм шигырьләрен искә төшерде, А.С. Пушкинның гаилә тормышыннан кайбер мизгелләр белән танышты, шагыйрьнең ничек яшәве һәм иҗат итүе турында белде. Татарстан Республикасының атказанган артисты, шәһәребезнең иң популяр җырчыларының берсе Фёдор Кузнецов чыгышы кичәнең бизәге булды. Җырчы тамашачыларны Пушкин шигырьләренә язылган романслары белән куандырды. Шулай ук аларның игътибарына «Пушкин. Соңгы дуэль» нәфис фильмыннан видеосюжет һәм «Я памятник воздвиг себе нерукотворный» видео шигыре тәкъдим ителде.
Кичә Россиядә генә түгел, ә бөтен дөньяда үзенә карата ихтирам һәм ярату яулаган бөек рус шагыйренә олы җылылык һәм дулкынлану хисләре белән үтте. 

Поделиться: